Ключевое слово: «татар теле»
Бадртдинова А. А. ТАТАР ТЕЛЕНЕҢ КУЗНЕЦК СӨЙЛӘШЕ АВАЗ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРЕ (ПЕНЗА ӨЛКӘСЕНДӘ БУЛГАН 2021 ЕЛГЫ ЭКСПЕДИЦИЯ НӘТИҖӘЛӘРЕ) // Научно-методический электронный журнал «Концепт». – 2024. – . – URL: http://e-koncept.ru/2024/0.htm
DOI 10.24412/cl-37218-2024-1-143-146
Мәкаләдә 2021 елның 28 июненнән 9 июленә кадәр Пенза өлкәсенең Городище, Лопатино, Шемышейка, Исса, Лунино районнарында экспедиция вакытында яздырылган сөйләм үрнәкләренең аваз үзенчәлекләре бирелә. Фәнни тикшеренүләр вакытында, Пенза ягы сөйләшләрендә фәнни хезмәтләрдә увуляр [қ] һәм [ғ] авазлары очрамый дип язылса да, әлеге авазларны да кулланып сөйләшү, рәт буенча гармония бозылу: арткы рәт (калын) сузыклы сүзләр тамырына алгы рәт (нечкә) сузыклы кушымчалар ялгану, иренләшкән [а] авазын әйтү, монофтонглаштыру, [й] авазын төшереп калдыру һ.б. сөйләм үзенчәлекләре таралган дигән нәтиҗәләргә килдек.
Нурмухамметова Р. С., Саттарова Л. С. ТАТАР ТЕЛЕНЕҢ СИНОНИМИЯСЕНДӘ БИЗӘНҮ ӘЙБЕРЛӘРЕ АТАМАЛАРЫ // Научно-методический электронный журнал «Концепт». – 2024. – . – URL: http://e-koncept.ru/2024/0.htm
DOI 10.24412/cl-37218-2024-1-117-122
Мәкалә татар теле лексикасында үзенчәлекле катлам булган бизәнү атамаларын һәм аларның телдәге синонимнарын барлауга багышлана. Эш татар теле сүзлекләре җирлегендә башкарыла. Шулай ук татар һәм рус телләренең этимологик сүзлекләреннән алынган мәгълүматлар нигезендә әлеге берәмлекләрнең килеп чыгышы турында да кыскача мәгълүмат бирелә.
Каюмова З. М. ТАТАР ХАЛЫК МӘКАЛЛӘРЕНДӘ ПОТАМОНИМНАРНЫ КУЛЛАНУ // Научно-методический электронный журнал «Концепт». – 2024. – . – URL: http://e-koncept.ru/2024/0.htm
DOI 10.24412/cl-37218-2024-1-123-125
Әлеге мәкаләдә без потамонимнарны татар халык мәкалләрендә куллануны өйрәнәбез. Тикшерү нәтиҗәсендә автор потамонимнарның куллану ешлыгын өйрәнү татар халкының тарихи-мәдәни үсешен күзалларга ярдәм итүен ачыклый.
Вьюгина С. В. УКУ ПРОЦЕССЫНДА ТЕЛ ҺӘМ МӘДӘНИЯТНЕҢ ҮЗАРА БӘЙЛӘНЕШЕ РОЛЕ // Научно-методический электронный журнал «Концепт». – 2025. – . – URL: http://e-koncept.ru/2025/0.htm
Консерватория милли мәдәният байлыкларын, шул исәптән традицион татар мәдәниятен саклаучы һәм таратучы музыка юнәлешендәге белгечләр әзерли. Студентларны татар теленә өйрәткәндә халыкара мәдәниятләр диалогына кертү мөһим, аларның башка халык мәдәниятләрен үзләштергәндә телгә карата мөнәсәбәте гаять зур роль уйный. Уку-укыту методикасында мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә булачак белгечләр шәхесен формалаштырганда тел, милли мәдәниятне саклау, укыту юнәлешләреннән берсе буларак милли-мәдәни компоненты кертелгән.